Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Дүрт-Мунча авылында гомер итүче Фәргать Фәүҗәт улы Насыйбуллинның 3 июньдә туган көне.

29 мая 2020, 09:17

621

0

0

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле туганыбыз, сине туган көнең белән котлап,  корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез.
Син бит безнең яшәү яме,
Синсез безгә бик күңелсез.
Яшә әле безне  шатландырып,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Бу көндә сиңа нәрсә теләсәк тә,
Аз сыман.
Кайгы күрмә, чирне белмә
Һәрчак яшә ямьле яз сыман.
Күк йөзендә чиксез күп йолдызлар -
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши -
Иң кадерлесе безгә син генә.
Юбилеең котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килеп кенә.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф  хисләр.
Озын гомер, якты, матур тормыш –
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый  вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр  уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени -
Яшә, әйдә, тагын алтмышны!
Зур хөрмәт белән Насыйбуллиннар, Асаевлар, Гайнуллиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев