Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Дүрт-Мунча авылында гомер итүче Фәвилә Шәйхлислам кызы Гәрәеваны күркәм юбилее - 80 яшьлек гомер бәйрәме.

20 августа 2021, 08:29

945

0

0

Дүрт-Мунча авылында гомер итүче Фәвилә Шәйхлислам кызы Гәрәеваны күркәм юбилее - 80 яшьлек гомер бәйрәме.

Дүрт-Мунча авылында гомер итүче газиз әнкәебез Фәвилә Шәйхлислам кызы Гәрәеваны күркәм юбилее - 80 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбриклибез.
Әнкәй, туган көнең котлы булсын! Алдагы көннәрең шатлык белән үтсен, камил акылың, зирәк зиһенең, булган сәламәтлегең белән, кайгы-хәсрәт күрми, йортыбызның яме булып, бәхетле картлык көннәре кичерергә язсын сиңа! Авырлыкларны күп күрдең, сынмадың-сыгылмадың, Аллага шөкер, көчле рухлы, оптимистик, күтәренке кәефле булуың, тырышлыгың белән һәрвакыт безгә үрнәк булып, яшәү чыганагы булып торасың. Сиңа кайгы-хәсрәтсез көннәр, тән сихәтлеге, озын гомер телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әнкәй, гомергә!
Өебезне җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Безнең терәгебез, киңәшчебез булып,
Яшә, әнкәй, яшә йөзгәчә!
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең,
кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев