Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Икълимә Миңнехуҗа кызы Сайфуллинага 14 апрельдә 90 яшь тулды.

15 апреля 2022, 07:45

620

0

0

Дүрт-Мунча авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Икълимә Миңнехуҗа кызы Сайфуллинага 14 апрельдә 90 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы көнеңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып яшә. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да, кайгылар да җитәрлек булды. Син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без - балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай сине саулыктан аермасын.
Синең тормыш юлың - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер - безнең горурлык.
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү -
Бәхет бит ул безнең барыбыз өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев