Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Хәлил Габделханнан улы Уразмановка 3 ноябрьдә 50 яшь тула.

01 ноября 2019, 08:43

497

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез,   сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син - авылда гына түгел, районда ихтирам казанган тырыш механизаторларның берсе. Син ураган басу-кырлар җир шарын әйләндереп алырлык. Гаиләбездә үрнәк, һәркемгә ярдәмчел, киң күңелле кеше син. Без -  балаларыңа матур тәрбия биреп, терәк, киңәшче булып яшисең.  Йортыбызның нуры булып, әниебез белән татулыкта, җылы оягызда безне укытып, олы тормыш юлына әзерләвегез, хезмәтне яратырга өйрәтүегез өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә исән-сау булып,  балаларыгызның игелеген күреп, уңышларына   куанып, әниебез белән тигезлектә яшәргә язсын.   Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-сәгадәт,  күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез гомер телибез.
Гомер юлың озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син.
Алда әле сине тыныч көннәр көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлнара, улларың Булат,  Салават, кызың Чулпан. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев