Зәй офыклары

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Сәетгәрәй Ибраһим улы Ибраһимовка бу көннәрдә 70 яшь тулды.

Общее, 7 март 2018 - 14:16
189
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син тыйнак,  тырыш, кешелекле, сабыр, изге күңелле кеше. Әниебез белән татулыкта, бер-берегезне хөрмәт итеп гомер кичерәсез. Өебез һәрчак ямьле, мул ризыклы булсын. Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, озак еллар тигез гомер итәргә язсын. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик сөенечкә төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле  һәм яшь булып кал.  Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын булсын.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Иң изге теләкләр белән кызың Зөлфия, киявең Айрат, оныкларың Айнур, Адилә, Әмир. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: