Зәй офыклары

Федоровка авылында яшәүче Иван Петрович Чулаковка 5 октябрьдә 85 яшь тула.

Общее, 4 октябрь 2019 - 11:10
90
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз,  сине чын күңелебездән  гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләр өчен сокланырлык. Күпне күрсәң, күпне кичсәң дә, мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербан, нур бөркелеп тора.  Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, имин бәрәкәтле тормышта  яшәргә язсын иде. Йортыбызның яме, сүнмәс кояшы булып, балалар һәм оныкларыңның игелеген тоеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Алда  сине тыныч картлык көтсен,

Гел шатланып яшә дөньяда.

Без бәхетле, таянырлык кеше,

Кадерлебез тик син булганга.

Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: