Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Фоат Миннегали улы Миннебаевның 65 яшьлек юбилее.

02 июля 2021, 08:10

340

0

0

Зәй муниципаль районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясын һәм аерым саклануда булган табигый территорияләргә күзәтчелек районара бүлеге башлыгы Фоат Миннегали улы Миннебаевны 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйм.
Хөрмәтле Фоат Миннегалиевич! Син озак еллар экологияне, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын контрольдә тоту буенча намуслы хезмәт куясың. Куйган максатыңны үтәүче, тәвәккәл, җаваплы, тынгысыз ир-ат син, эшне яратуың, җиренә җиткереп башкаруың белән зур ихтирам яуладың. Сиңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, имин көннәр телим. Тормышың мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Тормыш иптәшең янәшәсендә балаларыгыз, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Хөрмәт белән “Карамалы аучылык хуҗалыгы” җитәкчесе Риф Әхмәтҗанов.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев