Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Имәнлебаш авылында гомер итүче Илгизә Җәүдәт кызы Сафиуллинага 5 майда 60 яшь тулды.

06 мая 2022, 08:00

829

0

0

Имәнлебаш авылында гомер итүче Илгизә Җәүдәт кызы Сафиуллинага 5 майда 60 яшь тулды.

Имәнлебаш авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Илгизә Җәүдәт кызы Сафиуллинага 5 майда 60 яшь тулды.
Газиз кешебез, сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, туганнарың янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың
Ландыш-Айрат, Ләйсән-Рамис,
оныкларың Марат, Әдилә, Самир, Азалия. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев