Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Имәнлебаш авылында гомер кичерүче Фәнүзә Исмәгыйль кызы Сөләймановага 11 декабрьдә 60 яшь тула.

10 декабря 2021, 08:06

377

0

0

Имәнлебаш авылында гомер кичерүче Фәнүзә Исмәгыйль кызы Сөләймановага 11 декабрьдә 60 яшь тула.

Имәнлебаш авылында гомер кичерүче Фәнүзә Исмәгыйль кызы Сөләймановага 11 декабрьдә 60 яшь тула.
Әниебез күп еллар сәүдә өлкәсе, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, ихтирам казанды. Олы йөрәкле, киң күңелле, ачык йөзле, уңган-булган, гаиләдә яраткан әни, әби, тормыш иптәше ул. Әти белән без - ике улларын үстереп, олы тормыш юлына озаттылар. Хәзер безне якты йөз, җылы ашлары белән каршы алалар. Кадерлебез, сине ихластан юбилеең белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-сәгадәт, кайгы-хәсрәтсез көннәр, шатлык-куанычлар телибез. Әтиебез белән йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин гомер итегез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, киләчәк һәрбер көнең бәхет алып килсен. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагыннан атларга язсын.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк, әни, дөньяда!
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: тыныч тормыш сиңа,
Озак яшик әле бергәләп.
Иң изге теләкләр белән улларың Альберт, Айрат, киленең Ландыш, оныкларың Марат, Адилә, Самир. Бу теләкләргә әтиебез Габделәхәт тә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев