Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Имәнлебаш авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Әлфинур Миннегайсә кызы Хәмидуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

23 августа 2018, 15:39

740

0

0

Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел син, туганнарыңа, хезмәттәшләреңә мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең.  Шундый гади, эчкерсез булганың өчен, бүгенге көндә дә безгә биргән төпле киңәшләрең өчен  рәхмәт сиңа. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның, якыннарыңның  җан җылысын тоеп,  бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән дусларың, хезмәттәшләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев