Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Имәнлебаш авылында яшәүче Әдип Габделбәр улы Габдерәхимовка 30 майда 55 яшь тулды.

01 июня 2018, 11:42

714

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, улым, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син балаларыңа үрнәк әти, хатыныңа ныклы терәк, әниеңнең таянычы, туганнарыңа төпле киңәшче, оныкларыңа сөекле бабай булып матур гомер кичерәсең.  Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын өчен җан атып яшисең. Шөкер, тормышыбыз бөтен, мул. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече,  бәхетле, тигез гомер  телибез.  Үзеңнең төпле, акыллы киңәшләреңне биреп, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерергә язсын.  
Шулай ук кадерле кешебезне Чик сакчылары көне белән дә котлыйбыз. Чик сакчылары элек-электән армиянең элитасы булып саналды, әлеге гаскәрләргә бары тик лаеклы, әзерләнгән ир-егетләрне генә хезмәткә алалар. Син Ватан алдындагы үз бурычыңны намус белән үтәдең, без синең белән горурланабыз.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Лилия, улың Алмаз, кызың Айгөл, киленең Асия, оныкларың Данис, Рамил, Рөстәм.
Бу теләкләргә әниебез  дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев