Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Имәнлебаш авылында яшәүче Габделәхәт Бари улы Сөләймановка 14 майда 60 яшь тула.

11 мая 2018, 10:07

719

0

0

Имәнлебаш авылында яшәүче Габделәхәт Бари улы Сөләймановка 14 майда 60 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем,  әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә, туган да. Янәшәбездә синең кебек әтиебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны яратып, әниебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә.  Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балаларың, оныкларыңның  игелеген күреп, аларга куанып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.  Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән улларың Альберт, Айрат, киленең Ландыш, оныкларың Марат, Адилә, тормыш иптәшең Фәнүзә. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев