Зәй офыклары

Имәнлебаш авылында яшәүче Разиф Кирам улы Гимадиевның 21 мартта туган көне - 60 яшьлек юбилее булып узды.

Общее, 23 март 2020 - 14:07
68
0
0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, саулыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Алтмыш ел да үтеп киткән икән,
Син дөньяга килгәннән бирле.
Тормыш һаман хезмәт таләп итә,
Тормыш һаман матур һәм серле.
Үрнәк итеп сөйли һәркем сине,
Суынмасын йөрәк җылың.
Язлар белән бергә килеп җиткән
Куанычлы туган көнең!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәзилә, улың Разил - киленең Гөлшат, кызың Роза - киявең Илнур, оныкларың Руфинә, Таңсылу, Илдан, Рияз, Дилә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: