Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Имәнлебаш авылында яшәүче Рәкыя Зыятдин кызы Таҗиевага 8 мартта 65 яшь тула.

06 марта 2019, 08:02

809

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз.   Син - тормышыбыз яме, өебезнең нуры, ышанычлы гомер юлдашы, кадерле әни, сөекле әби. Без синең сәламәт һәм бәхетле, көр күңелле булуыңны телибез. Киләчәктә сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әти белән бергә бәхетле озын гомер кичерергә язсын.
Шулай ук кадерле кешебезне 8 Март бәйрәме белән котлап, иминлек, шатлык-куанычлар, аяз көннәр  телибез.
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлыкларың ташып торсыннар.
Сәламәтлек, бәхет-куанычлар
Һәрчак синең белән булсыннар.
Без телибез сиңа олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Парлап барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын әле картлыклар.
Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын,
Ә йөрәккә кырау төшмәсен!
Килер көннәрегез саулык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Раиф, балаларың Раил-Римма, Алия, Ралия-Ришат, оныкларың Әмир, Эмиль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев