Зәй офыклары

Җирдәге иң изге кешеләр – Әниләр көне белән кадерле әнием Әлфия Госман кызы Сәлимованы чын йөрәктән котлыйм.

Общее, 23 ноябрь 2018 - 09:09
229
0
0

Әнием, бердәнберем, син безне абыем белән кече яшьтән ялгызың тәбрияләдең. Әтиебезнең вафатыннан соң, үзеңә никадәр авыр  булса да, без - балаларыңа җил-яңгыр тидергәнеңне хәтерләмибез. Син безгә әни дә, әти дә булдың. Бар нәрсәбез җитеш булсын өчен авыр хезмәтләрне башкардың, өебездә һәрчак иминлек, көрлек хөкем сөрде. Рәхмәт сиңа тәрбияңә, хәзер безнең балаларыбызны да яратып багасың. Алгы көннәреңдә сиңа саулык, имин көннәр, һәрчак янәшәбездә булуыңны телибез, сөеклебез.
Сине кочып кызың Гөлназ, улың Азат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: