Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә гомер итүче Нина Петровна Романованы - 85 яшьлек олы юбилее.

16 февраля 2018, 10:26

1049

0

0

Иске Зәй бистәсендә гомер итүче  Нина Петровна Романованы  - 85 яшьлек олы юбилее.

Кадерле әниебез һәм әбиебез! Син тормыш сөючән, уңган, тырыш, гадел кеше. Күңел матурлыгыңны, йөз күркен еллар шавы да, борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган. Син гомер юлыңдагы киртәләрне акыл көче белән җиңдең. Без синең сабыр, уңган, тынгысыз җан булуыңа сокланабыз. Балаларың, оныкларың өчен җан атып, борчылып яшисең. Синең йөзеңдәге бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы булсын. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларың белән нигезебез тулып, гөрләп торсын иде. Сиңа күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез гомер, бәхетле картлык кичерүеңне телибез. Алдагы көннәреңдә сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен иде.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк дөньяда!
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү -
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Иң изге теләкләр белән улың, киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев