Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә гомер итүче Сәрия Муллаян кызы Мөхәммәдиеваны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

24 января 2019, 15:46

789

0

0

Газизебез безнең! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда син ышанычлы тормыш иптәше дә, кайгыртучан әни дә, ярдәмчел, киң күңелле туган да була беләсең. Аның өстәвенә, сабыр, итагатьле ханым, уңган хуҗабикә дә. Син бәхетне хезмәттә тапкан, карусыз, тырыш затларның берсе. Иске Зәй мәктәбендә күп еллар балаларга  белем һәм тәрбия бирәсең, хезмәттәшләрең, әти-әниләр сине хөрмәт итәләр. Әтиебез белән ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Өстәлләрең киләчәктә дә бүгенгедәй мул, күңелең һәрвакыт күтәренке булсын, балаларга, оныкларга алтын киңәшләреңне биреп яшәсәң иде. Йортыбызның яме, тормышыбызның терәге булып, әти белән озын гомер кичерүеңне телибез, бер-берегезнең күңел яктысын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, безнең уңышларга куанып, тигез картаерга насыйп булсын үзегезгә.
Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен,
Гел йолдыздай балкы, нур чәчеп.
Син булганда көчле, канатлы без,
Синдәй әни булу - зур бәхет.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән балаларың Динар,
 Ландыш, киявең Саша, оныкларың Диана, Артур. Бу теләкләргә тормыш иптәшең - әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев