Зәй офыклары

Иске Зәй бистәсендә гомер кичерүче Агафия Ефимовна белән Иван Андреевич Усмановларның бергә гаилә корып яши башлауларына 10 гыйнварда 55 ел.

Общее, 10 гыйнвар 2020 - 09:19
166
0
1

Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән матур бәйрәмегез – зөбәрҗәт туегыз белән котлыйбыз. Сез 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берегезгә терәк булып, матур гомер кичерәсез. Гомер юлыгызда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды. Сез аларны, иңне-иңгә куеп, бергә күтәрдегез, бергә үттегез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни! Иминлектә, тигезлек белән, хәсрәтсез гомер кичерергә насыйп итсен.
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Әни булган йортның бәхете зур,
Әти анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә сез кирәк.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән оныкларыгыз Валерий, Иван, Руслан, балаларыгыз Андрей-Снежана, Светлана-Сергей.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: