Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Агафия Ефимовна белән Иван Андреевич Усмановларның бергә гаилә корып яши башлауларына 10 гыйнварда 56 ел булды.

15 января 2021, 08:26

328

0

0

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Агафия Ефимовна белән Иван  Андреевич Усмановларның бергә гаилә корып яши башлауларына 10 гыйнварда 56 ел булды.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне матур гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.  Бергәләп гомер атына җигелеп, тормыш йөген тарттыгыз. Гомер юлында сынмадыгыз, сыгылмадыгыз, сабырлык белән яшәдегез. Без - балаларыгызны үстереп, кеше иттегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген дә сез безнең таянычыбыз, яшәү көчебез. Тормыш итү - диңгез кичүгә тиң, ә киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый инде ул. Әмма шул давылларда аумас өчен гаиләбездә җилкән булырдай әтиебез, аның янәшәсендә төпле акыл һәм  сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле әниебез булу - үзе олы бер бәхет. Аларның иңгә-иң куеп үтелгән юллары, без - балалары, оныклары өчен бүген матур үрнәк. Киләчәк көннәрегез дә бүгенгедәй матур, бәрәкәтле булсын. Исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, бер-берегезгә шулай  терәк булып гомер кичерегез. Балалар, оныклар игелеге күреп, безне куандырып, тагын озак еллар яшәргә язсын сезгә!
Безнең күңелләрне куандырып,
Парлы булып, матур торыгыз.
Якты маягыбыз булып балкып,
Җылы кояшыбыз булыгыз. 
Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,
Гөрләп торсын иде нигезебез.
Сагынып көтсен иде безне  газиз әти,
Өзелеп көтсен газиз әниебез.
Иң изге теләкләр белән  оныкларыгыз Валерий, Иван, Руслан, балаларыгыз Андрей-Снежана, Светлана-Сергей. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев