Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Федор Васильевич Сахуриевка 5 апрельдә 55 яшь тула.

03 апреля 2020, 09:13

509

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине олы бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр,  бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән кызларың Любовь, Надежда, кияүләрең Сергей, Максим, оныкларың Виктория, Кира,  Илья. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев