Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Фирая Мөбарәк кызы Әхмәтованың бүген туган көне.

02 января 2022, 09:54

508

0

0

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Фирая Мөбарәк кызы Әхмәтованың бүген туган көне.

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Фирая Мөбарәк кызы Әхмәтованың бүген туган көне.
Кадерле әнибез, әбиебез,  сине чын күңелебездән туган көнең  белән котлыйбыз. Өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син, 
Күптән инде зурлар булсак та. 
Аз булыр күк, әни, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән кызың Гөлшат,   оныгың Камилла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев