Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Галина Сергеевна Пущаевага 22 ноябрьдә 55 яшь тулды.

23 ноября 2018, 08:44

674

0

0

Бөтен кешене дә шатландырып ел да туган көннәр килеп тора. Ә синең бүгенге туган көнең  бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының иң югарысына менеп билгә таяна, уңышларга куана торганы. Сиңа гомер буе тырышкан хезмәтеңнең әҗерен күрергә язсын.  Шушы шатлыгыңны уртаклашып, кадерле кешебез, юбилеең һәм Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле,   ярдәмчел, сабыр холыклы син,  якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле  булып кал.  Син яхшы тормыш иптәше, яхшы әни дә,  сөекле әби дә. Янәшәбездә синең кебек әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны яратып, әтиебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларың, оныкларыңның игелекләрен генә күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев