Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Гайсә Әхмәтбай улы Хәйруллинны 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.

01 июля 2022, 06:05

1706

0

0

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Гайсә Әхмәтбай улы Хәйруллинны 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Кәдек авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Гайсә Әхмәтбай улы Хәйруллинны чын күңелебездән 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең син. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын иде.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.
Безнең теләкләргә әниебез, туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев