Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле сеңлебез Фатыйма Солтан кызы Әгъләмова 25 июльдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

26 июля 2018, 15:04

750

0

0

Сөекле сеңелкәебез, юбилеең котлы булсын! Син безнең гаиләгә килен булып төшкән көннән бирле без сине якын сеңлебез итеп кабул иттек. Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның чиксезен телибез. Кадерле тормыш иптәшең – Рәшит белән гомерегезнең азагынача пар булып бергә атлагыз. Балаларның игелеген күреп, аларга терәк булып озын-озак яшәгез.
Фатыйма сеңлебез, сине барлык Иске Зәй халкы да хөрмәт итә. Озак еллар медицина өлкәсенә хезмәт итүең, терапевт буларак халык саулыгы сагында торуың белән син ихтирам казандың. Тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан кешеләр исәнлеген кайгыртуыңа рәхмәтлеләрнең чиге юк. Һәркемгә ягымлы, игътибарлы син, туганнар арасында да асыл сыйфатларың белән үз булдың. Алга таба да синең рәхмәтләргә төренеп яшәвеңне телибез, үзеңне дә саулык ташламасын.
Сәламәтлек какшамасын,
Ходаем ташламасын.
Борчуларны алып китсен,
Яңасын башламасын.
Бәрәкәтле тормышларда,
Яшәүләр насыйп итсен,
Киләчәктә имин көннәр,
Бәхетле тормыш көтсен.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Наилә апагыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев