Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Мәүлидә Касыйм кызы Шәймәрдановага 31 октябрьдә 55 яшь тула.

30 октября 2020, 13:24

607

0

0

Тормышның матур якларын гына күрергә тырышып, һәр мизгелдән ямь табып яши белүче яраткан, кадерле күршебез Мәүлидә! Сине матур гомер бәйрәмең – юбилеең  белән котлыйбыз. Син киң күңелле, эчкерсез, сабыр табигатьле кеше. Йортында уңган хуҗабикә, кулыңнан килмәгән эше юк, нинди генә эшкә дә  курыкмыйча, тәвәккәллек белән алынуың   соклану хисе тудыра бездә.  Беренче мәктәптә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биреп, укучыларың, әти-әниләр, хезмәттәшләреңнең  хөрмәтен яуладың. Гөлбакчадай матур, бәрәкәтле тормышыңны үзеңнең тырышлыгың, уңганлыгың белән булдырдың.  Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, бәхетле озын гомер кичерсәң иде. Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, бирешмичә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәргә насыйп булсын. Гомерең борчуларсыз, имин узсын, һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен, туганнарың, дусларың, хезмәттәшләреңнең ихтирамын тоеп яшә, йортыңа бәрәкәт һәм бәхет иңсен.  
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Гел елмаеп, көлеп яшә син,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә  сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән күршеләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев