Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Нурия Гыйният кызы Фәтхуллинага 10 февральдә 80 яшь тула.

08 февраля 2019, 08:47

597

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык-лы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез.  Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә,  балаларыңның игелеген генә күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Син бит безнең тормышыбыз яме,
Авыр чакта олы бер терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Бәхетләрнең мәңгелеген генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Юлларыбызда җил-давыллар купса,
Үз күкрәгең куеп сакладың.
Без тормышта авырлыклар күрми,
Синең ышыгыңнан атладык.
Кимемәсен, арта барсын
Кешеләрнең хөрмәте.
Сине һәрчак саклап йөрсен
Хак Тәгалә рәхмәте.
 Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев