Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Василий Гурьевич Урамовка 23 сентябрьдә 85 яшь тула.

25 сентября 2020, 08:05

324

0

0

Алар әниебез белән  63 ел  тату үрнәк гаилә булып яшиләр, 6 баланы аякка бастырып, олы тормыш юлына озаттылар. Бүгенге көндә  12 оныклары, 8 оныкчыкларына куанып яшиләр. Безнең әтиебез бик чиста күңелле, ачык йөзле, җор телле кеше. Ул хезмәт юлын  Ижау заводында токарь булып башлый, аннан туган ягына кайтып,  “Заветы Ильича” совхозында токарь, терлекче булып  эшли. Әтиебез үлеп атлар ярата,  хәлем булса әле бүген дә аталар асрар идем, ди. Әтиебезнең төп тормыш девизы – «Хәрәкәттә – бәрәкәт, хезмәттә – бәхет». Безне – балаларын да, оныкларын да хезмәтне яратырга, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Барысы өчен дә рәхмәт аңа.

Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә тормышның ямен, тәмен тоеп яшәргә, нык-лы саулык, сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Туган нигезебезнең утын сүндермичә, безне каршы алып, озатып калып, акыллы, төпле киңәшләрегезне биреп, киләчәктә дә әни белән  сәламәтлектә, тигезлектә, кайгы-хәс¬рәтсез, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, игелекләрен күреп, оныкчыкларыгызны сөеп яшәргә насыйп булса иде.

Юбилеең белән сине, әти,

Картлык шатлык түгел, димә әле.

Әни, балаларың, оныкларың

Яраталар сине, бел әле.

Әни өчен булдың һәрчак терәк,

Безнең өчен булдың гел үрнәк.

Сез булганда җирдә без бәхетле,

Сез булганда дөнья түгәрәк.

Туган көнең белән, газиз әтиебез,

Кабул итсен Ходай теләкне.

Безгә кирәк булып, өйгә терәк булып,

Яшә, әти, йөзгә җиткәнче.

Иң изге теләкләр белән  балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез, туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев