Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Владимир Михайлович Багуринның бүген 60 яшьлек юбилее.

30 января 2019, 10:37

853

0

2

Кадерле хөрмәтле, яраткан әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Без сиңа иң олы рәхмәт сүзләрен  җиткерәбез. Балаларым, оныкларым дип сөенеп яшисең, дөнья көтәсең, барын да булдырырга тырышасың. Син – безнең олы терәгебез, таянычыбыз. Без синең янәшәңдә, меңьяшәр имәннәргә ышыклангандай,  имин, тыныч гомер кичерәбез. Изге күңелле, кешелекле булуың белән туганнарыңның, якыннарыңның  ихтирамын тоеп яшисең.  Алдагы гомер юлыңда кайгы-хәсрәт күрмичә, сау-сәламәт булып, әниебез белән иңне-иңгә куеп, тигезлектә,  балаларың, оныкларыңның   бары игелеген генә күреп, аларга куанып, озын-озак яшәвеңне телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Лариса, кызларың Оксана, Олеся, кияүләрең Максим, Василий, оныкларың Вадим, Лия, Яна, Арина.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев