Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Владимир Сергеевич Мухановка 15 декабрьдә 70 яшь тулды.

Туганыбыз 40 елдан артык урманчы булып эшли, 70кә җитсә дә, әле һаман да яраткан хезмәтендә, язмышын урман хуҗалыгы белән, аны үстерүгә, саклауга бәйләде. Төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле ул. Гомере буе гадел хезмәт белән тормыштан тәм табып, гаиләсен җил-яңгырдан сак-лап, якыннарына ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яши. Тормыш иптәше Мария белән балалары, оныкларына сөенеп, тормыш юлында тигез, матур итеп гомер кичерәләр. Без – туганнарга һәрчак ишекләре ачык, йөзләре якты.
Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыгызның җан җылысын тоеп, аларның бәхетләренә сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын. Бүгенге бәйрәмең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы белән каршыла.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән Осиповлар, Дятловлар,
Мухановлар гаиләләре.
Нет комментариев