Зәй офыклары

Кадер авылында гомер итүче кадерле дустыбыз Миләүшә Азат кызы Шәяхмәтованың 11 октябрьдә туган көне.

Общее, 9 октябрь 2020 - 08:56
437
0
0

Дустыбыз, сине чын күңелебездән юбилеең  белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын  һәм тигез гомер телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел булып кал. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, туганнарыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Бәйрәмең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәтле, куанычлы булсын.
Сары көздә сары яфраклар да
Җир өстенә коелып бетә.
Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар
Сизелмичә үтә дә китә.
55 яшь… Беләсеңме,
Картлыкның кызлар чагы.
Их, бер сагынырсың әле -
Кая, диеп кыз чагым.
   Сине яратып, хөрмәт итеп Кадер авылы кызлары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: