Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кадер авылында гомер итүче кадерле Рәисә Сөләйман кызы Исламованың 2 майда туган көне – 50 яшьлек юбилее.

29 апреля 2022, 06:00

694

0

1

Кадер авылында гомер итүче кадерле Рәисә Сөләйман кызы Исламованың 2 майда туган көне – 50 яшьлек юбилее.

Кадер авылында гомер итүче кадерле дустыбыз Рәисә Сөләйман кызы Исламованың 2 майда туган көне – 50 яшьлек юбилее.
Рәисә, сине чын күңелдән юбилееңбелән тәбрик итәбез. Син яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы дустыбыз, без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсез, ихлас булуың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың.
Һәрвакыт шулай ярдәмчел, көләч йөзле булып кал. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, , балаларыңның игелеген күреп, Флюз белән тигез гомер итәргә язсын.
Бик сабыр Син, кешелекле,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең үтсен шатлык белән,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Без телибез Сиңа ак бәхетләр
Һәм яшәреп яшәү яз кебек.
Туган көнеңдә ниләр теләсәк тә,
Синең өчен булыр аз кебек.
Иң изге теләкләр белән гаилә дусларыгыз Әхмәтҗановлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев