Зәй офыклары

Кадер авылында гомер кичерүче Флюрә Динмөхәммәт кызы Абзалованың 5 майда 80 яшьлек юбилее.

Общее, 30 апрель 2019 - 09:37
326
0
0

Әнекәем, әбекәем – күз нурым! Менә сиңа 80 яшь тула. Әмма син безнең өчен һаман яп-яшь. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде.  Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган, ихтирам итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әткәй! Әткәй, әнкәй, сезнең безгә күрсәткән игелекләрегезне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен рәхмәт сезгә!
Кадерле, газиз, сөекле әнкәй! Без сине бүгенге олы юбилеең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Баларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмичә яшәргә язсын, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Без сине, әнкәй, сине, әткәй, яратабыз!
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Киләчәгең матур, күркәм булсын,
Очрамасын сиңа киртәләр.
Ак бәхетләр генә алып килсен
Киләчәктә туар иртәләр.
Иң изге теләкләр белән кызларың, оныкларың, килен-кияүләрең, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: