Зәй офыклары

Кадер авылында гомер кичерүче Мәсләхетдин Баһаветдин улы Фәтхуллинга 11 февральдә 80 яшь тула.

Общее, 7 февраль 2020 - 08:14
217
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлап, ныклы сәламәтлек, имин тормыш, озын гомер, авыру-сырхауларга бирешмәслек рух ныклыгы телибез. Син һәрвакыт сабыр холык-лы, игелекле, ярдәмчел һәм кешелекле, юмарт булдың. Шуңадыр тирә-күршеләр, авылдашлар хөрмәт итәләр үзеңне. Өебездән киңәш, я булмаса ярдәм сорап килүчеләр өзелми. Олы яшьтә булуыңа карамастан, һаман да безнең тормышыбызны  мул итү өчен тырышасың. Син без – балаларың өчен ныклы терәк. Әниебез Мәүлидә белән барыбызны төп нигезгә җыеп, оныкларыгызга куанып, кадерләп яшисез. Аларны  тәрбияле кешеләр итү,  эшкә өйрәтү өчен көч куясыз.Тормышыгызда булган авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрә беләсез. 80 ел  гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү – үзе мәртәбә. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа! Киләчәк көннәреңдә дә балалар-оныклар игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә гомер итәргә язсын. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сөенечле гомерләр насыйп булсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – күркәм бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык изгелекләр бәйләмен.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленең һәм 5 оныгың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: