Зәй офыклары

Кадер авылында яшәүче кадерле сеңлебез, апабыз Валентина Николаевна Чукаевага 10 мартта 55 яшь тула.

Общее, 7 март 2018 - 14:13
274
0
2

Кадерлебез, сине чын күңелдән матур юбилеең һәм 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз.  Балаларың, оныгыңның бары шатлыклы хәбәрләрен генә ишетеп, аларның уңышларына куанып,  һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә,  һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен. Киявебез Виктор белән  татулыкта, муллыкта, тигезлектә, туганнарың белән бергә-бергә, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын.  Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
55 яшь ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар.
Алда көтә әле зур планнар,
Үстерәсе нәни оныклар.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Иң изге теләкләр белән бертуганнарың Маркеловлар, Горбуновлар, Хәмидуллиннар гаиләләре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: