Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кадер авылында яшәүче Николай Никитич Никитинга 3 майда 85 яшь тула.

29 апреля 2022, 08:00

3718

0

6

Кадер авылында яшәүче Николай Никитич Никитинга 3 майда 85 яшь тула.

Кадер авылында яшәүче Николай Никитич Никитинга 3 майда 85 яшь тула.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез, сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа! Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез.
Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең.Син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Әниебез белән тормыш корып, бергә гомер итүегезгә дә быел 62 ел булды. Бер-берегезне кадерләп, хөрмәтләп яшәвегез - безнең өчен үрнәк. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, тигезлектә озак гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Әтиебез, Әниебез!
Сез булганда без бәхетле,
Сезнең белән якты көнебез.
Безнең белән сез дә бәхетле булыгыз,
Сезгә озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр барлык балаларыгыз, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев