Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кадер авылында яшәүче Вәсимә Шәрип кызы Галиуллинага 14 ноябрьдә 90 яшь тула.

12 ноября 2021, 08:05

586

0

1


Сарман районы Шыгай авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кадер авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Вәсимә Шәрип кызы Галиуллинага 14 ноябрьдә 90 яшь тула.
Әниебез гомер буе укучыларга белем һәм тәрбия биреп, районда зур ихтирам казанды. Гаиләбездә дә яраткан әни, әби ул. Әниебез, без – биш балаңны аякка бастырып, оныкларыңны үстерешеп, хәзерге көндә дә күңел җылыңны биреп торуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, озын-озак яшәргә язсын сиңа.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет – син булгач.
Иң изге теләкләр белән балаларың Ринат, Ләйсән,
Рафаэль, Рамил, кияү-киленнәрең, 10 оныгың, 18 оныкчыгың һәм 5нче буын оныгың Ясминә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев