Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кадер авылында яшәүче Зөлфия Габделхак кызы Кашаповага 14 майда 55 яшь тулды.

14 мая 2020, 09:48

307

0

0

Әни... Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Кызганыч, әтиебез бу якты дөньядан иртә китте. Әниебез яшьли тол калып, михнәтне күп күрсә дә, безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстерде. Башкалар парлы булып йөргәндә, тормыш йөген иңнәрендә ялгызы гына күтәрде ул. Әмма беркайчан да зарланмады, балалары кешедән ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Безне җил-яңгыр тидермичә үстереп, үз юлыбызны сайларга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт сиңа, әниебез!
Җиһанның бөтен гүзәллеген үзенә җыйган әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы, тормыш җилләре какканда ышыкланыр, сыеныр учагыбыз син. Янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле. Гомереңнең һәр мизгеле шатлыклар гына алып килсен сиңа. Тормышыбызга ямь  өстәп, һәрберебезнең күңел җылысын тоеп, киләчәктә дә тигезлектә, сәламәтлектә, иминлектә яшәвеңне телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә  килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел  шатлыклар,
Ак бәхетләр генә биләсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев