Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кадер авылында яшәүче Зоя Николаевна Михайловага 10 ноябрьдә 86 яшь тула.

08 ноября 2019, 08:45

580

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син – өебезнең нуры, күңелебез яктылыгы, тормышыбыз яме. Син гади, матур яшәдең һәм яшисең, син кешеләргә бары яхшылык кына телисең. Озак еллар авыр хезмәттә – терлекче булып эшләдең. Әтиебез һәм әбиебезне тәрбияләп, соңгы юлга зурлап озаттың. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Кадерлебез, сиңа сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, туганнарың исеменнән кызың Галина.
Шулай ук бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче улым Андрей Георгиевич Суханаевны һәм энем Дмитрий Николаевич Михайловны котлап, аларга киләчәктә дә тормышны яратып, тормыш иптәшләре белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәүләрен телим. Күңелегез һәрчак тыныч, эшләрегез уң булсын. Һәр туар таңга, балаларыгызга куанып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.    

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев