Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кадер мәктәбе директоры һәм балалар бакчасы мөдире Рәисә Сөләйман кызы Исламованың 50 яшьлек юбилее

29 апреля 2022, 05:00

648

0

1

Кадер мәктәбе директоры һәм балалар бакчасы мөдире Рәисә Сөләйман кызы Исламованы күркәм юбилее белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.
Хөрмәтле Рәисә Сөләймановна, Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышладыгыз. Укытучылар династиясеннән Сез, авылдашлар арасында зур хөрмәт казанган әниегезнең һөнәрен лаеклы дәвам итәсез. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне.
Сез уңган хуҗабикә, кадерле әни, тормыш иптәшегезгә тугры тормыш юлдашы, таяныч. Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Сәламәт булыгыз, пар канатларыгыз каерылмасын, бәхетле булыгыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю, тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше Сез.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.
Зур хөрмәт белән мәктәп коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев