Зәй офыклары

Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Галина Николаевна Суханаевага 25 июньдә 50 яшь тулды.

Общее, 26 июнь 2020 - 10:46
254
0
0

Мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәт куючы, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган Галина Николаевнаны  юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бар көчеңне балаларга белем бирүгә багышлаган гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Киләчәктә дә балаларыңның, якыннарыңның җылысын, күңел назын тоеп, гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, һәр мизгеленнән тәм табып яшә дә яшә әле.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез  сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур  хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә   җыелып.

Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: