Зәй офыклары

Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшләүче хезмәттәшебез Нурсия Әхнәф кызы Мөхәмәтҗановага 27 гыйнварда 50 яшь тулды.

Общее, 27 гыйнвар 2021 - 07:51
606
0
1

Тырыш хезмәте, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган Нурсия Әхнәф кызын юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз.
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген тоеп шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: