Зәй офыклары

Кадер урта мәктәбендә пешекче булып эшләүче хезмәттәшебез Рима Әгъләмша кызы Фәрхетдиновага 14 ноябрьдә 50 яшь тула

Общее, 13 ноябрь 2020 - 08:19
435
0
0

Тырыш хезмәте, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган коллегабызны юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихлас, ягымлы булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да балаларыңның, якыннарыңның игелеген тоеп, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: