Зәй офыклары

Кадер урта мәктәбенең укытучысы Дания Риф кызы Нигъмәтуллинага 12 майда 50 яшь тула.

Общее, 8 май 2019 - 10:29
267
0
0

Дания Рифовна, Сезне  күркәм юбилеегыз  белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәт куючы, тормышыгыз, яшәү рәвешегез белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларның зур ихтирамын казанган зат Сез.  Сабыйларның һәр уңышына куана белүче, зирәк, сабыр укытучы да Сез. Киң күңелле, эчкерсез, гадел, максатчан булуыгыз бәрабәренә эшегез дә, тормышыгыз да матур. Мәңге шундый яшь күңелле, кыю, кешелекле, ярдәмчел, бүгенгедәй ягымлы, тормыш сөючән булыгыз.  Кәефегез күтәренке, рухыгыз ныклы, сәламәтлегегез какшамас, гомерегез озын булсын. Иминлектә, якыннарыгызны сөендереп яшәгез, һәр көнегез бәхет-шатлыкта, куанычларда үтсен. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, зур уңышлар, бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен Сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген тоеп, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Яз сыман дәртле дә, ярсу да
Тынгысыз һәм горур җаныгыз.
Гел шулай көләч һәм ягымлы,
Мәңге яшь гөл булып калыгыз.
Яшәгез һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетегез кояшы нур сипсен
Ходайдан бирелгән гомердә.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: