Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кадерле кешеләребез – әниләребез, әбиләребез Елена Степановна Кузьмина белән Анна Николаевна Минееваны чын күңелебездән Әниләр көне белән котлыйбыз.

24 ноября 2019, 12:30

456

0

1

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Инде үзебез әти-әни булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгыз, оныкларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез. Күңелегез тыныч, туар көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!
Сезне яратып балаларыгыз Анатолий-Галина, оныкларыгыз Андрей, Ангелина, Алевтина.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев