Зәй офыклары

Кадерле әнием-каенанам Минзифа Риян кызы Вәлиеваны чын күңелемнән Әниләр көне белән котлыйм.

Общее, 24 ноябрь 2019 - 14:00
432
0
0

Мин шундый яхшы, киң күңелле каенанам булуына язмышыма рәхмәтле. Ул минем өчен икенче әниемә әйләнде. Әнием миңа һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирә, кыен хәлләрдә ярдәм кулын суза.
Әнием, сиңа ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәвең, шундый акыллы һәм үрнәк ул-иремне үстергәнең өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Бу якты бәйрәм көнендә сиңа хатын-кыз бәхете, гаилә иминлеге, сәламәтлек, балаларыңның уңышларына куанып яшәвеңне телим.  Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Сине яратып, хөрмәт итеп киленең  Наталья. 
Р.S.Минем газета укучыларга бер теләгемне җиткерәсем килә, әти-әниләрегезне саклагыз, хөрмәт итегез, аларга яратуыгызны күбрәк күрсәтергә тырышыгыз, шул чакта кадерле кешеләребез безнең арада озаграк яшәр. Аларны беркайчан да онытмагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: