Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Николай Павлович Тихоновның 14 июньдә 55 яшьлек юбилее.

10 июня 2020, 09:25

525

0

0

Без аны чын йөрәктән туган көне белән  котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, һәрвакыт таяныч булырдай, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле син. Янәшәбездә синең кебек туганыбыз  булу белән без бәхетле. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыш иптәшең Ольга  белән  бер-берегезгә терәк-таяныч булып, газиз балаларыгызны тигез тормышта үстереп,  аларга  куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә  озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет улып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән Василий-Нина, Римма-Николай Зверевлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев