Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Владимир Михайлович Юдинга 15 майда 65 яшь тула.

12 мая 2021, 08:29

609

0

0

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Владимир Михайлович Юдинга 15 майда 65 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Без - балаларыңны җил-яңгырдан яклаучы, язмыш сынаулары алдында нык-лы терәк була белүче әти, ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле бабай син. Һәрвакыт эш сөючән, тырыш, гадел булдың. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Әниебез белән барыбызны төп нигезгә җыеп, оныкларыгызга куанып, кадерләп яшисез. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа! Киләчәк көннәреңдә дә балалар-оныклар игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә гомер итәргә язсын. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Әтиле йорт – ныклы нигез,
Әти булу – зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул,
Син барыбызга кирәк.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән кызларың Раиса, Наталья, Елизавета, кияүләрең Николай, Олег, оныкларың Карина, Владислав, Ангелина, Сергей, Екатерина. Безнең теләкләргә әниебез дә
кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев