Зәй офыклары

Керәшен Мәлемендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әбиебез, тормыш иптәшем Мария Николаевна Михайловага 9 июньдә 70 яшь тула.

Общее, 7 июнь 2019 - 09:27
227
0
0

Кадерлебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа җир йөзендәге иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү ямебез. Сиңа җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек телибез. Көннәрең шатлыкта үтсен, гомер юлың озын булсын, җан тынычлыгы белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын сиңа. Киләчәктә дә әтиебез, бабабыз белән бергә-бергә, без  - балаларыгызның һәм оныкларның игелеген, шәфкатен күреп, сау-сәламәт булып озын гомер итәргә язсын. 

Күпме генә бәхет теләсәк тә

Бик аз булыр кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,

Шәфкатҗле син һәрбер балаңа.

Сине ббар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри килгәләп.

Сау-сәламәт булып, сиксәнне дә

Үткәрергә язсын бергәләп.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, бабабыз исеменнән оныгың Альбина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: