Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Кәрәкәс авылында яшәүче Фаиз Гомәр улы Гомәров 3 гыйнварда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

27 декабря 2019, 09:20

684

0

0

Без аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Кадерле әтиебез, бабабыз! Тормышыңны изге гамәлләр белән бизәп яшәүче, бик тә күркәм холыклы, кешелекле, ихтирамга лаек шәхес син. Күңелеңнән яктылык, аклык-пакьлек, миһербанлык бөркелеп тора. Син гомерең буе укытучы булып эшләдең, хезмәтеңдә макталдың. Балаларны яратуың, һәркайсы белән уртак тел таба белүең белән әти-әниләр, авылдашлар, укучыларың алдында ихтирам яуладың. Бүген дә тынгы белмисең. Һәр көнең шатлыкта үтсен, йортыбыздан җылылык һәм бәрәкәт бөркелсен, безне – балаларыңны, оныкларыңны сөендереп, каршы алып һәм озатып калырга язсын үзеңә. Рәхмәт сиңа, әти, мәрхәмәтле олы йөрәгеңә, рәхмәт һәрчак балкып торган йөзләреңә, алтындай киңәшләреңә. Киләчәктә дә сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек телибез.
Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев