Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Куш-Елга авылында гомер итүче Шамил Наил улы Асаевның 24 октябрьдә туган көне.

23 октября 2020, 09:49

418

0

0

Кадерле Шамил, сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай   ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Шамил - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син булганга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, Шамил,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән Гайнуллиннар, Насыйбуллиннар һәм Хисмәтуллиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев